Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Каратун станциясендә урнашкан тегү цехында хәрбиләргә кирәк-яраклар тегү эшен беренчеләрдән булып башлаганнар

Һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша.


(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Морзалар авылында яшәүче Ләйлә Яхина Каратунда урнашкан тегү цехында 20 елдан артык эшли. Үз һөнәрен бик тә белеп, җиренә җиткереп, яратып башкара ул. Оешмалар өчен киемнәр, мәдәният йортлары, клублар, балалар бакчалары өчен милли костюмнар тегә. Махсус хәрби операция башлангач, волонтерлык эшенә дә керешә.
“Районның көмеш волонтерлар җитәкчесе Сания Сафиуллина безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, бик теләп ризалаштык. Эшебез носилкалар тегүдән башланды. Тегүчеләр буларак, аларны да өйрәттек, киңәшләребезне бирдек. Алар үзләре өйрәнеп киткәч, тагын да катлаулырак эшкә - дроннарга каршы одеяллар тегәргә керештек. Шулай ук дроннарга каршы ятмәләр үрергә дә өйрәндек. Госпитальдәге хәрбиләргә бик күп эчке киемнәр, флис тукымадан спорт костюмнары да тегеп, тапшырдык. Үзебез генә өлгерә алмый башлагач, мәчетебез имам-хатыйбы Шәһит хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Ул мөрәҗәгатемне мәчеткә йөрүче апаларга җиткерде. Рәхмәт, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр шактый җыелды. Хәзер 7-8 кеше эшкә барган кебек көн саен килә. Бик зур рәхмәт аларга”,- ди тегү цехы мөдире, Каратунның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Ләйлә апа Яхина.
Бүгенге көндә әлеге апалар тырышлыгы белән 500ләп носилка, 400ләп эчке киемнәр, 600гә якын дронга каршы одеялллар тегелгән. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрелә. Морзалардан Зөһрә Сираҗиева да биредә 20 елдан артык тегүче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ләкин шулай да өйдә генә утырмый. Хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан бирегә килеп, яраткан һөнәрен дәвам итеп, изге эшкә кушылган.
“Егетләребезнең исән-сау өйләренә, гаиләләренә кайтуларын телибез. Без теккән кирәк-яраклар аларны сакласын, җылытсын иде”, - дип тели Зөһрә апа Сираҗиева.
Бирегә йөрүче апаларны изге теләк берләштерә. Алар вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча, үз эшләрен зур җаваплылык һәм төгәллек белән башкара.
“Дроннарга каршы одеяло өч катлы итеп тегелә. Кара тукыма өстенә изолон куела, аннан соң оксфорд тукымасы белән ябыла. Оксфорд тукымасы - тукыманың бер төре, ул ныклыгы һәм көче белән билгеле. Ул мамык кебек табигый һәм синтетик җепселләр катнашында ясалган. Тырышабыз. Әйбәт булсын, егетләрнең гомерләрен саклап калсын дип телибез”, - ди Әлфия апа Сәфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев