Чараны авыл агайлары Изге дога белән башлап җибәрделәр
Авыл халкын һәм кайткан кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде, котлау сүзләрен ирештерде.
Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Морзалар мәктәбе балалары патриотик рухтагы, шигырьләре, җырлары белән концерт куйдылар. Авылдашлары Равил Булатов үзенең җырларын бүләк итте.
Нет комментариев