Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Олы Болгаерда махсус хәрби операциядә булган егетләр хөрмәтенә элмә такта ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Олы Болгаер авылында тарихка кереп калырдай вакыйга булды.

(8 май, “Апастово-информ”).


  Олы Болгаер клубы каршында, туган авыл дип җан атып яшәүче иганәчеләр тарафыннан ясалган, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышланган элмә такта ачылды.
“Тумышлары белән Олы Болгаер җирлегеннән булган, бүген Ил иминлеге сагына баскан егетләрне барладык. 11 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганычка каршы, бер егетебезне вакытсыз югалттык. Аларның исемнәрен мәңгеләштерүне бурычыбыз дип санадык”, - диде әлеге эшне башлап йөрүче, җанын-тәнен биреп эшләүче Әнсар абый Галиев.
Кичәгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең якыннары да чакырулы иде. Шулай ук клуб тутырып болгаерлылар җыелды. Алар бу юлы да бердәмлекләре, бергәлекләре белән сокландырды.
Элмә тактаны ачу чарасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та катнашты. Ул да болгаерлыларның һәр эштә актив һәм сәләтле, җыр-моңга гашыйк, изге күңелле булуын билгеләп узды.
Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин район башлыгы исеменнән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте һәм батыр егетләрне хөрмәтләгән иганәчеләргә рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев