Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Районга «Җиңү поезды» килде

Мемориаль составны Каратун тимер юл станциясендә район җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар, тимер юл тармагы ветераннары һәм җирле халык каршы алды.

(29 апрель, “Апастово-информ”).

  Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм Үлемсез полкның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда Т-70 танкын, 1939 елгы гаубицаны, 1943 елгы минометны, зенит җайланмаларын күрергә була иде.
Апаслылар кунакларны, акцияне оештыручыларны чәк-чәк һәм җыр белән каршы алдылар.
Патриотик акциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, Казан территориаль идарәсе буенча тимер юл начальнигы урынбасары Александр Павлович Черемнов, тимер юл тармагы ветераннары катнашты. Мәртәбәле кунаклар Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан сафка баскан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шулай ук тиздән үз ишекләрен ачачак яшүсмерләр клубында урын алган тимер юл музее белән дә таныштылар, Музейга Каратун тимер юл станциясе макетын бүләк иттеләр.
Патриотик чара һәркемдә зур кызыксыну һәм олы горурлык хисләре уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев