Районның хәрби комиссары көмеш волонтерлар белән очрашты
Ярдәм кулы сузучы изге күңелле райондашларга олы хөрмәт белән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(29 май, “Апастово-информ”).
“Алга” яшүсмерләр клубында җылы очрашу узды. Бу юлы көмеш волонтерлар белән очрашуга районның хәрби комиссары Наил Җантемиров килде. Биредә районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, җәмәгать Советы җитәкчесе Люция Носова, хәрби ветеран Рәшит Мурсалимов та катнашты.
“Көмеш волонтерлар” район хәрәкәтенең кураторы Сания Сафиуллина биредә оештырылган киң күләмле эш белән таныштырды.
“Эш төрләрен киңәйтә барабыз. Хәрбиләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп яңа ярдәмнәр әзерләргә тырышабыз. Соңгы вакытта антидрон юрганнары, пончолар да тегә башладык. Волонтерлар төркеме оешканнан бирле райондашлар да бик теләп ярдәм кулы суза. Яралылар өчен ятак күлмәкләре, пижамалар, махсус эчке киемнәр тегү эшен дә дәвам итәбез. Маскировака челтәрләре үрү дә тукталмый. Окоп шәмнәре дә ясалына, шифалы үлән чәйләре дә әзерләнә. Авыллларда да волонтерлар төркемнәре эшләп килә, - дип белдерде Сания Сафиуллина.
Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Наил Җантемиров изге күңелле көмеш волонтерлары сәламләп, олы хөрмәт белдерде, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов ихтирамын белдерде, шулай ук генерал-лейтенант Рамил Ибатуллинның да хөрмәтен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды.
Җылы очрашу район мәдәният хезмәткәрләре башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев