Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Үтәмеш авылы батырына хәтер тактасы куелды

Үтәмеш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Галиуллинга хәтер тактасы куелды.

(8 май, “Апастово-информ”).

  Үтәмеш авылыннан Илнар Галиуллин махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булды. Бөек Җиңү бәйрәме тантанасыннан соң, батыр егет хөрмәтенә хәтер тактасы куелды.

Әлеге истәлекле вакыйгада район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин, ветеран әфганчылар Марат Зыядиев һәм Нияз Мәрданов катнашты. Батырны искә алу өчен авылдашлары, якыннары, дуслары җыелды.

Илнарның әти-әнисе Таһирҗан абый белән Дания апа Галиуллиннар өчен бүгенге көн авыр да, шул ук вакытта истәлекле дә булды.

“Сезне бернинди сүз белән дә тынычландырып булмавын яхшы аңлыйбыз. Ходай Тәгалә үзегезгә нык түземлек, сабырлык бирсен иде. Һәммәбез өчен дә бу бик зур югалту. Батыр, кыю ул үстергәнегез өчен алдыгызда баш иеп, рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин.

Ринат Гыйльфанов һәлак булган егетләребезнең һәрберсенә район хакимияте белән берлектә Апас якташлык җәмгыяте тарафыннан элмә такталар куелуын белдерде. Элмә такталар әлеге йортларда чын геройлар яшәвен искәртеп торачагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев