Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

1 сентябрь нинди үзгәрешләр алып килде?

Россия автомобильчеләре 1 сентябрьдән юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә, административ процедураларга да кагылачак яңалыклар белән очраша.

(2 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

2025 елның 1 сентябреннән Россия автомобильчеләрен күп кенә мөһим үзгәрешләр көтә, алар юл хәрәкәте кагыйдәләренә дә, административ процедураларга да кагылачак. Яңалыклар комплекслы характерда һәм юлларда иминлекне арттыруга һәм ягулык базарында икътисадый тотрыклылыкны ныгытуга юнәлдерелгән.
ДАИ хезмәткәрләре белдергәнчә, 1 сентябрьдән балаларны йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә.
1 сентябрьдән ялт-йолт маяклары кабызылган һәм махсус тавыш сигналы булган транспорт якынлашканда хәрәкәт итүгә таләпләр катгыйлана. Махсус транспорт белән очрашканда машина йөртүчегә, әгәр махсус транспорт шул ук полоса буенча хәрәкәт итсә, яки юл бер полосалы булса, икенче рәткә күчәргә кирәк. Мигалкалы транспортны узып китү, мондый машиналар янында булу, шулай ук аларның тизлеге белән хәрәкәт итү тыела.
Транспорт чаралары белән барлык теркәү гамәлләренең бәясе артачак (теркәү, үзгәрешләр кертү, номерлар алу һәм башкалар), шулай ук машина йөртү таныклыгын биргән яки алыштырган өчен дәүләт пошлинасы артачак... "Машина йөртүче" һөнәре буенча эшләүче гражданнар яңа, катгыйрак кагыйдәләр буенча мәҗбүри медицина тикшерүе узачак. Аерым алганда, медицина тикшерүе вакытында авыру билгеләре ачыкланганда машина йөртүче өстәмә тикшерүгә җибәрелә.
Гражданинга машина йөртү таныклыгы бирелә алмый торган яисә медицина күрсәткечләре буенча аннан мәхрүм ителәчәк авырулар исемлеге киңәйтелде. Әмма исемлектә йөртүчеләр өчен җитди үзгәрешләр юк: балалар аутизмы өстәлгән, һәм ахроматопсия "төс күрү аномалиясе"дип үзгәртелгән... Машина йөртүчеләрне тикшерүнең яңартылган процедурасы кертелә. Мәсәлән, алкотестерда пробалар арасындагы вакыт интервалы 20 дән 25 минутка кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев