54 юл-транспорт һәлакәтендә 28 кеше һәлак булган
17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр районда «каршы полоса» профилактик чарасы уза.
(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).
2025 елда республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 54 юл-транспорт һәлакәтендә 28 кеше һәлак булган һәм 92 кеше яраланган. Районда каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозган 94 шофер ачыкланган.
“Бу саннар-статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт. Исегезгә төшерәбез! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта-1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы-сезнең кулларда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев