7 бала һәлак булган, 291е җәрәхәтләнгән
Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(29 август, “Апастово-информ”).
Ул яңа уку елы башлануга багышланган. Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру. ДАИ хезмәткәрләре белдергәнчә, тизлекне сакламыйча, җәяүлеләргә юл бирмичә, балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча һәм иминлек каешлары белән эләктермичә йөртүчеләргә карата таләпләр катгый булачак. 2025 елның 7 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. 7 бала һәлак булган, 291е җәрәхәтләнгән.
“Ата-аналар балалар киемендә, сумкаларда яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуын тәэмин итсен иде. Бу аларның караңгыда күренүчәнлеген шактый арттыра. Машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичү урыннары янында, ишегалларында һәм балалар күп була торган урыннарда бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев