Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

86 кеше һәлак булган һәм 346 кеше тән җәрәхәтләре алган

8-17 декабрь көннәрендә “Каршы як полоса” профилактик чарасы узды.

(24 декабрь, “Апастово-информ”).




Республика юлларында ел башыннан каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 224 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 86 кеше һәлак булган һәм 346 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Районда каршы як юлга чыккан өчен 84 кешегә беркетмә төзелгән.

“Юлдагы әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Кабат административ хокук бозган очракта транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев