Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

“Җәяүле” операциясе бара

20-29 июньдә республикада, шул исәптән районда да “Җәяүле” профилактик операциясе үтә.

(23 июнь, “Апастово-информ”).

  Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, операциянең төп максаты – юл бәла-казаларында җәяүлеләр имгәнүләрен профилактикалау. Әлеге чара кагыйдә бозучы җәяүлеләрне һәм шул ук вакытта машина йөртүчеләрне дә контрольдә тотарга ярдәм итә.
“Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә, җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә, ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә, яктылыкны кайтаручы элементлар киюгә игътибар бирә”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев