Апас юлларында  самокатта йөрүче балалар очрый
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас юлларында самокатта йөрүче балалар очрый

ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җәй айларында юлларда имгәнү очраклары шактый арта.

(10 июнь, “Апастово-информ”).

  Юл фаҗигаләрен булдырмау, балаларны имгәнүләрдән саклау максатыннан, төрле профилактик чаралар, рейдлар уза.

“Балалар велосипед, электросамокат һәм самокатларда йөрергә ярата, ләкин болар аеруча куркыныч тудыра торган шөгыльләрдән санала. Әти-әниләр баланы велосипед, самокатта йөргәндә иминлек кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеге турында уйланмый диярлек. Юлларда самокатта җилдергән балалар белән очрашып кисәтүләр ясарга туры килә. Бер балага куркнычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен карта төзелде, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев