Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас юлында бер көндә ике исерек

Районның ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бер көндә ике салмыш транспортчы тоткарланган. Аларны берсе шәхси машинасы, икенчесе – хезмәт машинасы белән идарә иткән. -Исерткечләр кулланган хәлдә юлга чыгу куркыныч.

(21 ноябрҗ, «Апастово-информ»)



- Ноябрь аеның караңгы кичләрендә, юллар пычрак һәм юеш булганда бигрәк тә. Әлеге шоферлар төнге сәгатьләрдә очрады. Хезмәт машинасы белән идарә иткән шофер юл-транспорт һәлакәтенә дә очраган иде. Юллар – куркыныч зур булган урын. Юлда кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә, руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру аяныч. Бу – үзеңне дә, башкаларны да белә торып үлемгә китерү дигән сүз. Һәлакәтләрнең күбесе исереклек нәтиҗәсендә килеп чыга. Статистика буенча, һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән була, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев