ЮХИДИ хәбәр итә

Апас юлында кабат салмыш шофер очраган

Районның ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу атнада 1 салмыш шоферга беркетмә төзелгән.

(28 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

Шофер кичке сәгатьләрдә Иске Әнәле авылы янында очраган. Аның исерткечләр кулланган булуы ачыкланган. Шунысы аяныч: ир кеше әлегә кадәр дә транспорт белән салмыш хәлдә идарә иткәне өчен правасыннан колак каккан булган.
"Шоферга җинаять җаваплылыгы яный. 45 мең штраф түләргә дә туры киләчәк", - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев