Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары “Игътибар-балалар!» акциясендә катнашты

22 майдан 5 июньгә кадәр районда “Игътибар-балалар!» профилактик акциясе үтә.

(28 май, “Апастово-ифнорм”).

Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 кеше һәлак булган, 100 кеше зыян күргән. Районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән. Ләкин тынычланырга ярамый, сак һәм игътибарлы булу һәрчак мөһим.

Кисәтү чараларында хәрәкәтнең яшь инспекторлары, укытучылар, ата-аналар һәм ирекле отрядлар, яшь юл сакчылары катнаша.

-Без балаларны машинада йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүенә һәм җәяүлеләрнең яктылык кайтару элементларына игътибар бирәчәкбез. Мәктәп һәм балалар бакчалары янында рейдлар үтәчәк -, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Апас мәктәбенең Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге яшь юл сакчылары кисәтү акциясендә катнашты. Алар “Салават күпере” балалар бакчасы янында нәниләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашты.

Әлеге чарада районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев