Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас урамында исерек шофер очраган

Октябрь ае 6 шоферны правасыз калдырды. Бер шоферга җинаять җаваплылыгы яный.

(2 ноябрь, «Апастово-информ»)



- Кызыл Армия урамында туктаткан шофер исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен бер тапкыр җәза алган иде инде. Ул кабат хаталанды. Бу юлы медицина күрсәтмәсе бирүдән дә баш тартты. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, гамәлдәге машина йөртү таныклыгы булган очракта, медицина таныклыгыннан баш тарткан өчен 45 000 сум күләмендә штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр машина йөртүченең таныклыгы булмаса яки ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителсә, Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 2 өлеше нигезендә медицина таныклыгыннан баш тарту 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга яки шул ук 45 000 сум күләмендә штрафка китерә, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев