Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас урамында салмыш шофер очраган

Соңгы көннәрдә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер салмыш машина йөртүчегә беркетмә төзегән.

(25 август, «Апастово-информ»)


 

Әлеге машина йөртүче кичке сәгатьләрдә район үзәгендә очраган. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, инспекторлар салмыш ир-ат машина йөртүчегә алкотестер приборы трубкасына өрергә тәкъдим иткән. Әмма ул баш тарткан, тикшеренү узу өчен медицина учреждениесенә дә барырга теләмәгән.
Машина йөртүче автоинспекциядә тикшерү узмаска, ә шундук медицина тикшерүен таләп итәргә мөмкин, моны беркетмәдә билгелиләр. Медицина тикшерүеннән баш тартырга ярамый-машина йөртүчене автомат рәвештә исерек дип таныйлар һәм аның хокукларын гамәлдән чыгаралар. Машина йөртүчедән исереклеккә медицина тикшерүе тәртибен катгый үтәүне таләп ителә.
-Хәзер әлеге шоферны 45 мең сум штраф көтә. Ул шулай ук машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителәчәк. Закон һәр кешегә бердәй, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев