Апаслылар куркынычсызлык каешын эләктерми башлаган
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаслылар куркынычсызлык каешын эләктерми башлаган

Апаста чираттагы “Тоннель” 16.00-18.00 сәгатьләрдә Свияжный бистәсендә узды.

(31 март, “Апастово-информ”).

  Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары сүзләренчә, кисәтү рейды барышында куркынычсызлык каешын эләктермәү очраклары еш кабатланган.
  “Каралтылган тәрәзә белән йөрүче 1 транспортчыга, иминият полисы булмаган 1 шоферга, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 4 кешегә беркетмә төзергә туры килде. Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр арасында пассажир бала да бар. Хәзер штрафлар зур һәм ташламаларның аз булуын онытмасагыз иде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев