Апасның дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре шоферлар белән очраша
ЮХИДИ хәбәр итә

Апасның дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре шоферлар белән очраша

Районның дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл иминлеген тәэмин итү максатыннан, төрле оешмаларда хезмәт итүче шоферлар белән очрашулар уздыра.

(3 апрель, “Апастово-информ”).


  Бу юлы районның аграр көллият бинасында автобус йөртүче шоферлар белән әңгәмә уздырдылар.

  “Пассажирлар йөртү, бигрәк тә балалар белән эшләү – бик җаваплы эш. Син үз гомерең өчен дә, юлчылар гомере өчен дә җавап бирәсең. Шуңа күрә дә, аеруча игътибар сорала. Соңгы вакытта үзәк юлларда рейдлар уздырдык. Шул вакытта очраган хата-кимчелекләрне исәпкә алып, шоферлар белән әңгәмәләр уздырдык, чыгышлар ясадык”, - ди районның дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев