Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апасның участок инспекторлары өчен тавыш бирәбез

“Халык участок инспекторы” Бөтенрәсәй бәйгесе бара. Иң яхшы участок инспекторын интернетта тавыш бирү юлы белән халык сайлый.

(8 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

“Бәйгенең беренче этабы 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр бара. Икенче этабы 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам итә. Теләге булган һәркем тавыш бирә ала. Иң яхшы дип санаган участок инспекторының фамилиясен, исемен күрсәтү кирәк.
-Бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен булдыруга ярдәм итәчәк. Апас районыннан ике катнашучы - полициянең участок уполномоченныйлары Рәсим Гатауллин һәм Илшат Мухамов катнаша. Җиңүчене билгеләү өчен, 11 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының рәсми интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү башлана, ул 20 сентябрьдә тәмамланачак, - диде участок инспекторлары җитәкчесе Фәнил Мингалиев.

Рәсим Гатауллин район эчке эшләр бүлегендә 2007 елдан бирле эшли. Соңгы 6 елда Апас шәһәр тибындагы бистәсе халкының тынычлыгын, иминлеген саклау эшендә. Ул хезмәт күрсәтүче участокта 2797 кеше яши. Тырыш, максатчан хезмәткәр “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленең өченче һәм икенче дәрәҗәләренә ия. Агымдагы елда ул халыктан 112 мөрәҗәгать кабул итеп алган.

Илшат Мухамов – район эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. Соңгы 6 елда Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз җирлеге халкына хезмәт күрсәтә. Әлеге авылларда 1919 кеше яши. Шулай ук “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленең өченче дәрәҗәсенә ия. Әлеге җирлек халкыннан 71 мөрәҗәгать кергән. Коллективта участок инспекторының эше югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев