Апаста 2 кеше салмыш килеш кабат руль артына утырган
ДАИ бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 аенда юл кагыйдәләре белән бәйле 1680 административ кагыйдә бозу ачыкланган.
– 26 кеше аек булмаган хәлдә юлга чыкты. Соңгы 2 айда бер тапкыр правасын алдырып та, гыйбрәт алмаган 2 кеше кабат салмыш килеш транспорт белән идарә итте. Бу шоферлар суд карары нигезендә 45 мең сум штрафка тартылалар, 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәләр, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
2026 елда Россиядә алкоголь яки наркотик исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү өчен җаваплылык юл хокукы өлкәсендә иң кырыс булып кала. Ул барыннан да элек РФ КоАПның 12.8 маддәсе белән билгеләнә, ә кабат хокук бозулар очрагында РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе белән җәза бирелә.
Беренче ачыкланган хокук бозу өчен административ җәза каралган: 45 000 сум штраф 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Бу машина йөртүче алкоголь яки наркотик исерек хәлдә булса һәм исерү факты медицина тикшерүе белән расланган очракта кулланыла торган база санкциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев