Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 2 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән

Машина йөртүчеләр ялгыш гамәлләре өчен суд каршында җавап тоткан.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

  Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тарафыннан 2 эш каралган.
“Машина йөртүчеләр М.Т.М., В.Р.Р суд утырышанда катнашып, җитди җавап биргәннәр. Үз гаепләрен танып, үкенү хисләрен белдерсәләр дә, җаваплылыктан азат ителмәгәннәр. Суд аларга карата катгый карар чыгарган. Әлеге машина йөртүчеләргә 45 мең сум штраф билгеләнгән һәм алар 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев