Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 2 салмыш шоферга беркетмә төзелгән

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада район үзәгендә салмыш килеш транспорт белән идарә итүче 2 транспортчыга беркетмә төзелгән.

(27 сентябрь, “Апастово-информ”).

  “Салмыш шоферларның икесе дә Апас – Иске Әнәле арасында очрады. Алар кичке сәгатьләрдә шәп кенә кәефләнеп алганнан соң юлга чыкканнар иде. Автомобиль яки башка транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү - машина йөртүче кылырга мөмкин булган иң җитди хокук бозуларның берсе. Ул штрафка һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә генә китереп калмыйча, башка затларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерергә дә мөмкин. Әгәр машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозуга юл куйса, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хокуклардан мәхрүм итү-автомобиль, мотоцикл яки башка транспорт чарасы белән идарә итүне тыю”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев