Соңгы өч көндә исерткечләр кулланып руль артына утырган 2 шоферга беркетмә төзелгән. Шулай ук мотоциклда, велосипедта, скутерда кагыйдәләрне санламыйча җилдерүче яшүсмерләр, яшьләр еш очрый.
-Шоферларның үзләренең салмыш булуларын танудан башка чара калмады. Уланово-Каратун юлында төнге сәгатьләрдә салмыш ир-ат, Апас-Биеш юлында иртәдән үк “кәефләнеп” чыккан ир-егет белән тагын бер кат юл иминлеге, шоферлар өчен билгеләнгән җаваплылык турында сөйләшергә туры килде. Шоферларга 45 мең сум күләмендә штраф, 1,5 елга правасыз калу җәзасы яный. Шулай ук әти-әниләр балаларына игътибарлы булсын иде. Транспорт белән чыгып китеп, төн уртасына кадәр җилдерүче балаларның өйгә исән-имин кайтуы бик мөһим, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев