Апаста 26 шофер аек булмаган хәлдә юлга чыккан
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
(23 июнь, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә 4 мәсьәлә каралды. Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәвефен кисәтү, иминлек кагыйдәләрен чагылдыру, хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү хакында сүз булды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.
- Юлларны имин итү – барыбызның да бурычы. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Чурибураш авылы янында булган һәлакәттә тизлек режимын сакламау, тиешсез җирдә узарга чыгу сәбәп булып тора. Биредә уң яктан узарга, чабарга яраткан шоферларны ачыклау максатыннан камералар урнаштыруны эш планына кертәбез, - диде Булат Әхмәтҗанов.
Утырышта юллардагы хәлнең торышы турында уртага салып сөйләшенде.
ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдергәнчә, 5 айда районда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. 7 июньдә Казан-Ульян юлының Чурибураш авылы янындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге бәхетсезлек очрагында 1 кеше үлгән.
-Бу чорда 1680 административ кагыйдә бозу ачыкланды. 26 кеше аек булмаган хәлдә юлга чыкты. Соңгы 2 айда бер тапкыр правасын алдырып та, гыйбрәт алмаган 2 кеше кабат салмыш килеш транспорт белән идарә итте. Каршы як юлга чыккан өчен 73 кешегә беркетмә төзелде. 215 кеше штрафларын вакытында түләмәгән. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче 22 транспортчы штрафка тартылды, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гөлнара Сөнгатуллина юл иминлеген тәэмин итү максатыннан башкарылган эшләргә тукталды. Салмыш шоферлар, юл кагыйдәсен иң күп бозучы оешмалар хакындагы хәбәрләрнең тулы мәгълүмат белән сайтта, социаль челтәрләрдә, газета битләрендә һәм телевизор экраннары аша яктыртылып барачагын белдерде.
-Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе белән тыгыз элемтәдә, аңлашып эшлибез. “Йолдыз” “(“Звезда”) газетасының һәр санында “Юл фәне әлифбасы” рубрикасы чыгып килә. Соңгы 3 айда сайт һәм социаль челтәрләрдә юл куркынычын кисәтү буенча 83 мәгълүмат чыккан, газетада 16 язма басылган, телевидение аша 12 сюжет дөнья күргән. Максатыбыз бер – юлларны имин итү, салмыш килеш руль артына утыручыларны киметү, - диде ул.
Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев юлларда йөргәндә кыргый хайваннарны саклау алымнарына тукталды.
-Агымдагы елның 6 аенда республикада кыргый хайваннар катнашында 113 юл һәлакәте теркәлгән. Апас районында шундый 3 очрак булды. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе – шоферларның тизлек режимын сакламаулары һәм кисәтүче билгеләргә игътибарсыз булулары. Хайваннар дөньясын саклау максатыннан, аларны бәрдерү куркынычы зур булган урыннарга өстәмә юл билгеләре, тизлекне теркәүче камералар урнаштыруны, киртәләр куюны, хайваннарны куркыту җайланмалары булдыруны сорар идем. Апас-Каратун юлында да күп кенә хайваннарны бәрдерү очраклары кабатланды. Биредә дә юл билгесе урнаштыру мөһим, - диде ул.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов юлда йөргәндә саклык кагыйдәләренә таләпне көчәйтү бурычын куйды. Шулай ук салмыш килеш руль артына утырып, кеше гомерен куркыныч астына куйган, бөтенләй дә транспорт йөртү хокукы булмаган шоферларга катгый чаралар кулланырга чакырды. Шулай ук бала иминлегенә салкын караган өлкәннәргә дә игътибарны арттыру таләбен җиткерде. Мәктәп автобусларын төзекләндерү, яңа уку елына әзерләү хакында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев