ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 5 транспорт иясенә штраф түләргә туры киләчәк

Чираттагы «Тоннель» операциясе 5 кагыйдә бозучыны ачыклаган.

(17 июль, “Апастово-информ”).



"Төп игътибар автобусларга юнәлтелергә тиеш булса да, бер генә транспорт чарасы да игътибардан читтә калмады. 1 шоферга һәм 2 пассажирга куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзергә туры килде. Бер автобус шоферы техник карау узмыйча юлга чыккан. Икенче транспорт иясе тагылма кагыйдәләрен үтәмәгән", - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Киләсе рейд салмыш шоферларга юнәлтеләчәк.


Нет комментариев