Апаста чираттагы “Тоннель” Апас-Казан юлының 77нче чакрымында узды.
(1 июль, “Апастово-информ”).
Ике сәгать эчендә 7 машина йөртүче ачыкланган.
“Төп игътибар пассажирлар ташучы транспортларның төзеклегенә, шоферларның аеклыгына юнәлтелде. 2 автобус шоферы, 7 җиңел машина йөртүчесе җәза алды. Арада номеры укылышсыз булучылар, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр һәм тиешле тизлекне сайламаучылар бар”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев