Апаста 8 салмыш шофер суд карарын көтә
ДАИ бүлеге мәгълүматларына караганда, районда май аенда 8 салмыш шоферга беркетмә төзелгән.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
Алар арасында кабат салмыш килеш руль артына утыручылар да бар.
“Апас-Каратун юлында бер машинаны туктаттык. Шофер кешенең әйбәт кенә салып, юлга чыгуы ачыкланды. Үзен аңламаслык хәлгә килгән шоферның юлга чыгуы бик аяныч. Ул үзенә дә, янәшәдәгеләренә дә куркыныч тудыра”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Хәзер шофер суд карарын көтә. Аңа 45 мең сум штраф һәм 1,5 елга правасыз калу яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев