Апаста 9 салмыш шофер очраган, 45 кеше штрафын вакытында түләмәгән
ДАИ хезмәткәрләре 2 айда 547 административ хокук бозулар белән очрашкан. 9 шофер салмыш килеш транспорт белән идарә иткәндә тоткарланган.
(10 март, “Апастово-информ”).
Тиешсез җирдә узарга чыккан 14 шоферга беркетмә төзелгән. Штрафын вакытында түләмәгән 45 райондашыбызга җавап бирергә туры килгән. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче 6 райондашыбызга иминлек кагыйдәләрен кабат искә төшерергә туры килгән.
“Транспорт ияләре арасында бер тапкыр ялгышып та, кабат үз законын өстен куючылар да бар. Исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калган 3 райондашыбыз кабат юлга чыккан. Бөтенләй машина йөртү хокукы булмаган 2 райондашыбыз да машина руле артында очраган. Шуны да онытмаска кирәк: транспорт чарасы белән кабат идарә итү җинаять җаваплылыгына китерә. Бу Рәсәй Федерациясе Җинаять Кодексының 264.1 маддәсендә каралган. Беренче карар чыгарылганнан соң бер ел эчендә яисә җәза үтәлгәнчегә кадәр тәртип бозу кабат санала. Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф йә хөкем ителүченең 1-2 еллык чоры өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; 2 елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр; шартлы срок куллану мөмкинлеге белән 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Шулай ук транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин”, - ди Раил Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев