Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Җәяүле» операциясе дәвам итә

Районда «Җәяүле» операциясе бара. Ул 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көннәрдә район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләр һәм транспорт чараларының хәрәкәтен көйләү максатыннан махсус чаралар үткәрелә.

Рейдлар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән шоферлар һәм җәяүлеләр ачыклана. Алар юлдагы кагыйдә бозуларның куркынычы турында кисәтү ала.

“Операциянең төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, бигрәк тә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмау. Юллардагы җәяүле кичүләренең торышы да тикшерелә”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 

Районның юл инспекторлары бу көннәрдә җәяүлеләр белән профилактик эш алып бара. Кыска гына вакыт эчендә 3 кагыйдә бозучы ачыкланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев