Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Автобус» операциясе 17 августка кадәр дәвам итә

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре районда «Автобус» операциясе кысаларында профилактик чаралар уздыра.

  (16 август, “Апастово-информ”).

  Кисәтү чарасы 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Пассажирлар йөртүче автобуслар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан үткәрелүче чара 8 августта башланган иде.

  Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрнең документларын, рейска чыгарга рөхсәт бирүче таләпләрнең үтәлешен, машинаның техник яктан каралган булуын тикшерәчәкләр.

  “Бер атна эчендә төзексез автобус белән хәрәкәт иткән 3 шоферга беркетмә төзелде. Шулай ук штраф стоянкасына ябылган транспорт чаралары да бар”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев