Апаста “Автобус” операциясе бара
Районда «Автобус» профилактик операциясе башланды. Ул 14 апрельдән 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
(14 апрель, “Апастово-информ”).
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографларны кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын, хезмәт һәм ял итү вакытларын контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
– Автобуслар һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә, чөнки алар күп санлы кешеләрне, шул исәптән мәктәп балаларын да йөртә, – ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
23 апрельгә кадәр мәктәп автобусларына һәм пассажирлар йөртә торган автобусларга бигрәк тә зур игътибар биреләчәк. Әлеге чаралар автобус шоферлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны киметү максатыннан эшләнә.
Фото: «Татар-Информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев