Апаста ”Автобус”лар тикшерелә
11 августта республикада, шул исәптән районда да ”Автобус” операциясе башланды. Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк.
(13 август, «Апастово-информ»)
Чара барышында мәктәп автобуслары һәм пассажирлар йөртүче автобусларга игътибар тагын да зур булачак.
– “Автобус” операциясенең максаты – кагыйдәләр бозуны киметү һәм юлчыларның иминлеген саклау. Кешеләрне утыртып чыкканчы шофер барын да уйларга тиеш, – ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Автобусларның идарә итү һәм тормоз системасының төзек булмавы, шулай ук пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, шоферга административ җәза билгеләнә һәм техниканы төзек хәлгә китерү өчен билгеле вакыт бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев