Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Бала - төп пассажир!» акциясе дәвам итә

14 июльдән 24 июльгә кадәр Татарстанда «Бала - төп пассажир!» кисәтү акциясе уза.

(23 июль, “Апастово-информ”).


  Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е яраланган. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозып 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е яраланган. Районда да әлеге ункөнлек кысаларында балаларга, аларның хәвефсезлегенә игътибар тагын да артты.

-"Бала - төп пассажир!» акциясе кысаларында балалар бакчалары, лагерьларда очрашулар узды, иртәнге һәм кичке рейдлар оештырылды. Баласын махсус утыргычта йөртмәүче 5 транспортчыга, утыргычта булып та куркынычсызлык каешын эләктермәгән 3 кешегә беркетмә төзелде. Шулай ук яше җитмәгән баласын алгы утыргычка утыртып юлга чыгучы да бар, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/young-family-enjoying-their-trip_21537221.htm#fromView=search&page=2&position=6&uuid=81c33e31-f65d-46c1-a2a5-8f475e9199b2&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев