Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Бала – төп пассажир” кисәтү чарасы дәвам итә

ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бала – төп пассажир” чарасы кысаларында “Балалар утыргычы” рейды уздырдылар.

  (26 август, “Апастово-информ”).

  Алар көн дәвамында төп игътибарны балалар утыртып йөрүче шоферларга юнәлтте.

  Балаларны махсус креслода йөртмәү очраклары да бар. Рейд вакытында да кагыйдәләргә буйсынмаучы 2 шофер очраган.

  “Баланы машинада креслосыз йөрткән өчен 3мең штраф каралган. Тик, шушы бер ялгыш, баланы утыргычта йөртергә “иренү” әле яши генә башлаган бер гөнаһсыз сабыйның гомере өзелү, үкенечләр белән бетәргә мөмкин бит. Татарстанда ел башыннан балалар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 86сы җәрәхәтләнгән. Югалтулар артында өлкәннәр ялгышы, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев