Апаста балалар автобусы штраф стоянкасына ябылган
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста балалар автобусы штраф стоянкасына ябылган

Районның Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә иртәнге рейдлар уздыралар.

(14 апрель, “Апастово-информ”).

  Апас-Каратун юлында узган рейдта төп игътибар пассажирлар йөртүче транспортларга бирелде.
  “Рейд барышында төзексез балалар автобусы штраф стоянкасына ябылды. РФ КоАП 12.5 маддә - транспорт чараларын эксплуатацияләү тыелган төзексезлекләр яисә шартлар булганда транспорт чарасы белән идарә итү буенча беркетмә төзелде”, - ди ДАИ бүлеге башлыгы Румбик Гәрәев


Нет комментариев