Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста балалар хәвефсезлеге буенча рейдлар бара

Август аенда яшүсмер белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

  “Казан-Ульян-Апас-Уланово-Каратун юлында руль артындагы ир-ат дөрес тизлекне сайламый һәм нәтиҗәдә, яшүсмерне бәрдерә. Егет исә дөрес булмаган җирдән юл аркылы чыгып кибеткә барган. Бала тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылды”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
  Хәзерге вакытта әлеге юлга җәяүле сукмагы ясау, балаларны “Йорт-мәктәп-йорт” куркынычсыз маршрут хәрәкәтенә төшендерү, киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыру эшләре бара.
  Соңгы айларда велосипедларда йөргән 7 яшүсмергә “Тукта – синең гомерең куркыныч астында” карточкасы тутырылган, шулай ук әлеге карточка юл кагыйдәләрен бозган 8 җәяүлегә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев