ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләр бар

Апас-Свияжный юлында узган “Тоннель” балалар травматизмын кисәтүгә багышланды.

(1 февраль, “Апастово-информ”). 
Өлкәннәрнең бала иминлеген ни дәрәҗәдә кайгыртуларын ачыкларга теләп, һәр транспорт чарасын туктатырга тырыштылар. 
“Күпчелек әти-әни, өлкәннәр балаларын махсус утыргычта йөртә. Арада утыргыч куеп та, баланың каешын эләктермәүчеләр бар. Рейд вакытында да шундый 2 шофер очрады. Алар тиешле җәзасын алды”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 
Рейдлар дәвам итә.


Нет комментариев