Апаста бер атнада ике салмыш шофер очраган
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер атнада ике салмыш шофер очраган

Районда тагын ике шофер транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

  (4 сентябрь, “Апастово-информ”).

  ЮХИДИ хезмәткәрләренә бер атнада ике салмыш шофер белән очрашырга туры килгән.

  -Апаста иртәнге сәгатьләрдә, Свияжный бистәсендә кичен исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган транспортчылар белән очрашырга туры килде. Аларның гаепләрен танудан башка чарасы калмады. Шоферларга җәзаны суд билгели. Ир-атларга 30 мең сум штраф һәм 1,5 ел правасыз калу җәзасы яный, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев