Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста берьюлы ике шоферга беркетмә төзелгән

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан рейдларны дәвам итә.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).


  Чираттагы рейд вакытында Апас-Иске Әнәле юлында чираттагы салмыш шофер белән очрашалар. Бу юлы хәл тагын да катлаулырак. Бер салмыш шофер исерткечләр кулланган икенче шоферга руль тапшыра һәм алар бергәләп сәфәргә “чыгалар”. Нәтиҗәдә, икесе дә правасыз калачак һәм 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә туры киләчәк.

  “РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше нигезендә транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка тапшыру, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итеп, утыз мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев