Апаста чираттагы салмыш шофер очраган
2026 елда 12 шофер салмыш килеш транспорт белән идарә иткәндә тоткарланган.
(18 март, “Апастово-информ”).
Чираттагы салмыш транспорт иясе Апас-Каратун юлында көндезге сәгатьләрдә очраган. Ул медицина күрсәткече бирүдән баш тарткан.
“Транспорт ияләре арасында бер тапкыр ялгышып та, кабат үз законын өстен куючылар да бар. Исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калган 3 райондашыбыз кабат юлга чыккан. Бөтенләй машина йөртү хокукы булмаган 2 райондашыбыз да машина руле артында очраган. Шуны да онытмаска кирәк: транспорт чарасы белән кабат идарә итү җинаять җаваплылыгына китерә. Бу Рәсәй Федерациясе Җинаять Кодексының 264.1 маддәсендә каралган. Беренче карар чыгарылганнан соң бер ел эчендә яисә җәза үтәлгәнчегә кадәр тәртип бозу кабат санала. Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф йә хөкем ителүченең 1-2 еллык чоры өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; 2 елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр; шартлы срок куллану мөмкинлеге белән 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Шулай ук транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ДАИ хезмәткәрләре сүзләренчә, исерек килеш машина йөрткәндә исереклек халәтен медицина тикшерүеннән баш тарту хокук бозу булып санала һәм җәзага китерә.
Әгәр машина йөртүченең гамәлләреннән беркем дә зыян күрмәгән икән, РФ КоАП 12.26 маддәсе нигезендә, аңа 45 000 сум күләмендә штраф һәм 1,5 дән 2 елга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү яный.
Әгәр машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган яки бу хокуктан мәхрүм ителгән булса, аны 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки (әгәр закон буенча сак астына алырга ярамый икән) 45 000 сум күләмендә штраф көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев