Апаста чираттагы “Тоннель” кая узачак?
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста чираттагы “Тоннель” кая узачак?

ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 31 май көнне “Тоннель” операциясе үтә.

(30 май, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә юлларда рейд уздыра. 6.30-8.00 сәгатьләрдә Свияжный бистәсендә юлдагы һәр транспортка игътибар биреләчәк.
“Игътибар-балалар!» профилактик акциясе кысаларында, төп игътибар балаларның махсус утыргычта йөрүенә биреләчәк. Максатыбыз - машинада һәрбер баланың үз креслосы булырга тиешлеген ата - аналарга кабат аңлату”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев