ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста чираттагы “Тоннель” уза

“Тоннель” – юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан уза.

(4 декабрь, “Апастово-информ”).




Чираттагы “Тоннель” 5 декабрьдә 7.00-8.00 сәгатьләрдә, Уланово-Каратун юлында үтәчәк. Төп игътибар исерткечләр кулланып руль артында йөрүчеләргә юнәлтелә.

«Тоннель» операциясе юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән үткәрелә”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев