Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста чираттагы “Тоннель” узды

Район юлларында “Тоннель” операциясе еш уза. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, “Тоннель” операциясе барышында шоферларның ни дәрәҗәдә юл кагыйдәләрен үтәүләре игътибарга алына, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, юллардагы иминлекне тәэмин итү максатыннан, профилактика-аңлату эшләре алып барыла, кагыйдә бозу очраклары кисәтелә.

(15 июнь, Апастово-информ”).

  - “Тоннель” операциясе барышында 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 3 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргәне өчен, 2 машина йөртүчегә мәҗбүри иминият полисы булмаганы өчен, 4 машина йөртүчегә транспорт чарасының төзексезлеге өчен беркетмә төзелде. Без “Тоннель” операциясе барышында машинада йөрүчеләрнең куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүенә аеруча зур игътибар бирергә тырышабыз. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен автомобиль хуҗалары җаваплылыкка тартыла. Тик шулай да кайберәүләр әле һаман да куркынычсызлык каешын эләктерергә оныта, яки игътибар итми, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев