ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста ДАИ хезмәткәрләре самокатта җилдергән балалар белән очрашкан

ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җәй айларында юлларда имгәнү очраклары шактый арта.

(19 август, “Апастово-информ”).



Юл фаҗигаләрен булдырмау, балаларны имгәнүләрдән саклау максатыннан, төрле профилактик чаралар, рейдлар уза.

“Балалар велосипед, электросамокат һәм самокатларда йөрергә ярата, ләкин болар аеруча куркыныч тудыра торган шөгыльләрдән санала. Әти-әниләр баланы велосипед, самокатта йөргәндә иминлек кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеге турында уйланмый диярлек. Юлларда самокатта җилдергән балалар белән очрашып кисәтүләр ясарга туры килә. Ике балага куркнычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен карта төзелде, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Җәйге яллар имин узсын, игътибарны һәм саклыкны киметмәсәк иде.


Нет комментариев