Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста электр самокаты белән юлга чыккан дәү әни җәза алачак

Күп очракта дәү әти, дәү әниләр оныкларының яклаучысы, саклаучысы булып тора.

  Әти-әниләре өйдә юк чакта да бала өлкәннәрнең кайгыртуын, тәрбиясен тоя. Ләкин барлык очракларда да түгел икән. 77 яшьлек дәү әнинең ялгышы юл-транспорт һәлакәте белән тәмамланды.
-Чираттагы “Тоннель” операциясе Уланово-Каратун, Морзалар-Ябалак юлының 1нче чакрымында узды. Биредә электр самокаты белән юлга чыккан өлкән яшьтәге апа белән очрашырга туры килде. Ул юлда йөрү кагыйдәләрен бозудан тыш, үзе белән кечкенә оныгын да утыртып чыккан. Самокат белән идарә иткән дәү әни идарәне югалтып егыла. Нәтиҗәдә үзе дә, оныгы да көчле тән җәрәхәтләре ала. Бүгенге көндә алар икесе дә хастаханәдә дәвалана. Электр самокаты белән идарә итүченең транспорт белән идарә итү хокукы да юк. Өстәвенә ул бала утыртып юлга чыккан, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/man-resting-his-foot-electric-scooter-outdoors_11338222.htm#fromView=search&page=1&position=23&uuid=de27b276-008f-4af5-84d8-09860288045a&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев