Апаста ярты ел эчендә 31 шофер правасыз калган
ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдергәнчә, 6 айда районда 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-Бу чорда 2172 административ кагыйдә бозу ачыкланды. 31 кеше аек булмаган хәлдә юлга чыкты. Соңгы 2 айда бер тапкыр правасын алдырып та, гыйбрәт алмаган 3 кеше кабат салмыш килеш транспорт белән идарә итте. Каршы як юлга чыккан өчен 85 кешегә беркетмә төзелде. 2224 кеше штрафларын вакытында түләмәгән. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче 25 транспортчы штрафка тартылды, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Румбик Гәрәев юлда йөргәндә саклык кагыйдәләренә таләпләрнең көннән-көн катгыйлануын билгеләп узды. Шулай ук салмыш килеш руль артына утырып, кеше гомерен куркыныч астына куйган, бөтенләй дә транспорт йөртү хокукы булмаган шоферларга каршы көрәшнең ддәвам итүен белдерде.
- Исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүче 1,5-2 елга кадәр срокка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 45 мең сум күләмендә штраф түләү кебек административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Шундый ук җаваплылык исерек хәлдә булган затка автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен дә, шулай ук исереклек халәтен раслаудан баш тарткан өчен дә каралган. Иң аянычы – салмыш шоферлар арасында хатын-кызларның да булуы.
Җинаять җаваплылыгы алучы хатын-кыз да кемнеңдер баласы, хатыны һәм әнисе. Бу күренешкә гади генә карап булмый. Үзенең баласын салмыш баштан утыртып йөрүче әнигә күпме үгет бирсәң дә аз кебек. Беркетмә төзегән чакта машинада балалар булуы икеләтә уйландыра, - ди районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев