«Игътибар-балалар!” айлыгы кысаларында, Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе, Апас урта мәктәбенең ЮИД отряды һәм «Алдынгылар хәрәкәте» ата-аналарның игътибарын балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре проблемасына юнәлтелгән «Бала - төп пассажир» акциясе үткәрделәр.
(26 август, “Апастово-информ”).
Акция барышында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм машина йөртүчеләре белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм балаларны автомобиль салонында куркынычсыз йөртү турында әңгәмәләр үткәрелде.
Акциядә катнашучыларга китаплар һәм тематик белешмәләр тапшырылды.
Рейдлар дәвам итә.
Нет комментариев