Апаста “Игътибар, балалар!“ операциясе тәмамланды
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Игътибар, балалар!“ операциясе тәмамланды

“Игътибар – балалар!” операциясе 8 июньгә кадәр дәвам итте һәм аның кысаларында төрле профилактик чаралары оештырылды.

(10 июнь, “Апастово-информ”).

  Бу чорда балаларны автомобильдә йөртүгә, балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар ителде. Кызганычка каршы, баласын махсус утыргычта йөртмәүче, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытучы әти-әниләр әле дә бар. Бу хакта районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.

“Игътибар, балалар!“ операциясе барышында да, баласын махсус утыргычта йөртмәүче 5 шофер белән очраштык. Шулай ук яше җитмәгән баласын самокатта чыгарып җибәргән әти-әни дә кисәтү алды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән баланы утыртып йөрүче 2 шоферга җавап бирергә туры килде, – ди Румбик Гәрәев.


Нет комментариев