Салмыш килеш руль артына утыручылар һаман да очрап тора.
Узган атна да ике райондашыбыз өчен уңышсыз тәмамланды. Апас-Чурибураш арасында һәм Апас-Каратун юлында руль артына утырган салмыш шоферларга беркетмә төзелде.
-Салмыш килеш транспорт белән идарә итүчегә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф яный. Социаль челтәрләр аша райондагы юл торышын күзәтеп торырга мөмкин. Монда исерек килеш руль артында йөрү фактлары, урам-юл челтәренең җитешсезлекләре турында мәгълүмат, шулай ук тукталыш, машина кую кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр дә кабул ителә, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев